Күп агымлы TCP-сәрвәр

Гади консольле TCP-клиент hәм Linux-сокетларын куллана торган сәрвәр.
Сораучы ягы боерык юлыннан өч зурлык ала:

  1. Сораучының исеме
  2. Портның номеры (әйтик, 6669)
  3. Тоташу вакытының озынлыгы (секундаларда)

Сораучы ягы бирелгән вакыт озынлыгы белән сәрвәргә тоташа да, hәм менә мондый форматта сәрвәргә юл җибәрә:
[yyyy-mm-dd hh:mm:ss.ms] “сораучының исеме”

Сәрвәр боерык юлыннан бер генә зурлык ала:
1) Портның номеры

Эшләтеп җибәргәннән соң сәрвәр бирелгән портны тыңлый, сораучылардан белдерүләр ала hәм аларны беркетмәгә (log.txt) яза.

Сораучының hәр тоташуы аерым агымда эшкәртелә.
hәрбер белдерү аерым юлга языла.

Сәрвәр бер үк вакытта берничә сораучы белән эшли һәм log.txt беркетмәгә язу мөмкинлеген тәэмин итә.

Мәсәлән, сәрвәрне эшләтеп җибәрәбез:
tcp_th_srv 3000

Сораучыларны җибәрәбез:
clnt80 Name1 3000 1
clnt80 Name2 3000 2
clnt80 Name3 3000 3

Ул чагында log.txt беркетмәдә якынча шундый юлларны күрербез (сораучыларны эшләтеп җибәрү вакытына бәйле булачак)
[2018-09-19 13:50:01.000] Исем1
[2018-09-19 13:50:02.000] Исем1
[2018-09-19 13:50:02.010] Исем2
[2018-09-19 13:50:03.000] Исем1
[2018-09-19 13:50:03.010] Исем3
[2018-09-19 13:50:04.000] Исем1
[2018-09-19 13:50:04.010] Исем2
[2018-09-19 13:50:05.000] Исем1
[2018-09-19 13:50:06.000] Исем1
[2018-09-19 13:50:06.010] Исем2
[2018-09-19 13:50:06.020] Исем3

һәм башка шундыйлар (һ.б.ш.)

Җавап калдыру



All fields are required. Your email address will not be published.

Insert math as
Block
Inline
Additional settings
Formula color
Text color
#333333
Type math using LaTeX
Preview
\({}\)
Nothing to preview
Insert